Гузель Уразова
Мэхэббэт учагы(тат)
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Гузель Уразова — Мэхэббэт учагы(тат)"
Гашыйк булу гына җитми,
Өзелеп яратсын күңел.
Яратуны саклап, яклап
Калырга җиңел түгел.
Куш-та: x2
Янсын мәхәббәт учагы,
Янсын, берүк сүнмәсен.
Сөюегез чәчәк атсын,
Беркайчан сүрелмәсен.
Парлы булу гына җитми,
Арада сөю булсын.
Парлар шул сөю өчен
Гел дә ут йотып торсын.
Куш-та: x2
Янсын мәхәббәт учагы,
Янсын, берүк сүнмәсен.
Сөюегез чәчәк атсын,
Беркайчан сүрелмәсен.
Ялгыз затлар табышсыннар,
Гашыйклар кавышсыннар.
Яратканнар мәңгелеккә
Тугры булып калсыннар.
Куш-та: x3
Янсын мәхәббәт учагы,
Янсын, берүк сүнмәсен.
Сөюегез чәчәк атсын,
Беркайчан сүрелмәсен.